2021 елның 14 маенда ветераннар арасында «Спорт - сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомерлелек – 2021» дигән Спартакиадага йомгак ясалды.
«Татарстан Республикасы ветераннары Берлеге» ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты ярдәме белән оештырылды.
Спартакиада кысаларында ярышлар спортның күп төрләре – пневматик винтовкадан ату, дартс, бильярд, шахмат, шашка һәм җиңел атлетика буенча узды. Анда Казанның барлык районнарыннан хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча команда зачетында беренче урынны – Совет районы ветераннары, икенче урында – Идел буе, өченчедә – Казан шәһәре Вахитов районнары спорт сөючеләре яулады.
Актлар залында Спартакиаданың күчмә кубогы, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
