Кайгыгызны уртаклашабыз!

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Бүген Казанда коточкыч фаҗига - бер гаепсез балалар һәлак булды. Бу барлык татарстанлыларның йөрәгендә түзеп булмаслык авырту тудырды.Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәлак булучыларның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашалар.

~~~
Бу сәгатьләрдә Без хезмәттәшләребездән, Россия регионнарының иҗтимагый палаталары әгъзаларыннан хәбәрләр алуны дәвам итәбез.

Тула өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзалары 2021 елның 11 маенда Казанда һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашалар. Куркыныч фаҗига, балаларның һәлак булуы һәм зыян күрүе аяныч. Кайгыгызны уртаклашабыз. Туганнарын югалтучыларга көч һәм сабырлык, зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен телибез!

--

Тамбов өлкәсе Иҗтимагый палатасының барлык әгъзалары Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә булган вакыйгаларга тетрәнделәр. Бу безнең уртак авыр авырту! Бик ачы югалту. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сезгә рухи көч, ныклык һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телибез.

--

175 мәктәптә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә, күрше Татарстанлыларның кайгыларын уртаклашырлык сүзләр дә юк. Түбән Новгород өлкәсенең Иҗтимагый палатасы Татарстанлыларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша. 

--

Ерак Мурманск шәһәреннән, Иҗтимагый палата һәм Мурманск өлкәсенең Дуслык йортыннан да ихлас кайгы уратаклашалар. Казанны, Татарстанның кунакчыллыгын бик яратабыз. Сезнең белән бергә кайгырабыз.

--

Забайкалье крае Иҗтимагый палатасыннан да. Ата-аналар һәм якыннарыбызның кайгысын уртаклашабыз. Бу безнең уртак авырлык. Мондый фаҗигаләр кабатланырга тиеш түгел, ди алар.

--

Дагстан барысы белән бергә кайгы уртаклаша. Бу бик зур кайгы, бигрәк тә туганнар һәм якыннар өчен. Сезнең белән бергә кайгырабыз!

--

Волгоград өлкәсенең Иҗтимагый палатасы Казан мәктәбендәге фаҗига уңаеннан туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Без һәлак булган һәм зыян күргән кешеләргә сабырлык телибез, Татарстанның барлык халкы белән бергә кайгырабыз.

--

Псков өлкәсенең Иҗтимагый палатасы бөтен Россия белән бергә гаепсез һәлак булган җаннар буенча хәсрәт кичерә. Балаларның үлүен аңлау бигрәк тә аяныч. Сабырлык телибез! Без Сезнең белән!

--

Куркыныч фаҗига. Кайгы-хәсрәт. Иркутск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. 

--

Башкортстанның иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасының, гаиләләренең, әти-әниләренең кайгысын уртаклаша.

--

Төньяк Осетия Иҗтимагый палатасы, республикабыз халкы исеменнән Татарстанлыларның, гаиләләренең һәм әти-әниләрнең тирән кайгыларын уртаклашабыз. Сезнең белән бергә кайгырабыз.

--

Мондый якты бәйрәм алдыннан да, шундый хәлләр килеп чыгу бик аяныч һәм авыр. Кабарда-Балкар Республикасы исеменнән ихлас кайгы уртаклашу.

--

Иваново өлкәсенең Иҗтимагый палатасыннан: югалту ачысыннан бәргәләнгән җанга юату сүзләрен табу кыен. Моңа ышану да кыен. Кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Без догада калабыз.

--

Самара өлкәсенең Иҗтимагый палатасы Казанда булган фаҗига уңаеннан кайгы уртаклаша. Бу безнең уртак кайгы. Табибларның үлем белән көрәшүче кешеләрне коткаруына ышанабыз. 

~~~

Без зыян күрүчеләрнең барысының да тиз арада терелүләрен телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International