1945 елның 9 нчы маеннан - әлеге кояшлы язгы көннән соң 76 ел узган, ә Җиңү көне һәркайсыбыз өчен үзенчәлекле бәйрәм булып кала бирә. Бөек Ватан сугышы илебезнең һәр гаиләсенә кагылды, һәм һәр гаиләдә үз геройларын хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр.
Ватаныбыз азатлыгы өчен барган бөек сугышта катнашучыларның саны елдан-ел кими бара, димәк, Җиңүчеләр һәм аларның чын батырлыгы турында хәтерне саклау бурычыбыз тагын да арта бара.
Сугыш елларында Татарстан хәрби кадрлар әзерләп торучы булды: белем бирү системасында хәрби әзерлекне 180 меңнән артык кеше үткән, шулай ук республика хәрби техника җитештерү буенча иң мөһим төбәкләрнең берсенә әверелгән. Моннан тыш, Татарстан фронт ихтыяҗларын тәэмин итә торган 600дән артык төр эшләнмәләр җитештергән.
Шулай ук, Татарстан сугыш елларында дистәләгән мең эвакуацияләнгән гражданнар өчен генә түгел, илнең башка төбәкләреннән 70 эре эвакуацияләнгән предприятие, фәнни учреждениеләр өчен икенче йортка әйләнде.
Бу изге хәтер көнендә Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме белән котлауларны ихлас күңелдән кабул итегез!
Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телибез!
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы