30 апрельдә Европа иммунизация атналыгы кысаларында «кайнар линия» булачак

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

2021 елның 30 апрелендә 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында кешеләрнең сәламәтлек һәм иминлек өчен иммунизация мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән Европа иммунизация атналыгы кысаларында «кайнар линия» узачак.

Сезнең сорауларга Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Патяшина Марина Александровна, ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссиясе рәисе Менделевич Владимир Давыдович, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгеч Хаертынов Халит Саубанович җавап бирәчәк.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2021 елның 30 апреленә кадәр https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm, һәм 30 апрельдә - "кайнар линия" телефоны буенча кабул ителәчәк 8(800) 350-44-72 с 10.00 дән 11.30 га кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International