24 апрель көнне “Чабаксар-Арена” боз сараенда Чуаш Республикасы Иҗтимагый палатасының 10 еллыгына багышланган "Иҗтимагый контроль механизмнары: граданнар форумы" узды. Анда ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин катнашты.
Форумның төп кунагы Россия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен һәм кеше хокукларын үстерү советы әгъзасы, «Бәйсез иҗтимагый Мониторинг» ассоциациясе рәисе Александр Брод булды.
Чарада Иҗтимагый палаталар һәм аларның аппаратлары, граждан җәмгыяте, коммерциягә карамаган алдынгы оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр, республика җәмәгать контроле субъектлары, Чувашия дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Форумның төп темаларының берсе-сайлаулар һәм референдумнар вакытында гражданнарның сайлау хокукларының үтәлешен күзәтү һәм иҗтимагый контроль булды.
Форум ярдәмендә иҗтимагый күзәтүчеләрне әзерләү һәм җәмәгать контроле субъектларының нәтиҗәле хезмәттәшлеге буенча тәҗрибә уртаклашу булды.
.jpeg)
