Казанда Дмитрий Хафизов белән хушлаштылар

2021 елның 24 апреле, шимбә

Бүген Казанның Богородица монастыреның Крестовоздвижение чиркәвендә 57 нче яшендә вафат булган Дмитрий Хафизов белән хушлаштылар. Коллегасы белән хушлашырга һәм туганнарының кайгысын уртаклашырга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары: Зилә Вәлиева, Ирина Александровская, Андрей Большаков, Тимур Кадыйров, Кузьма Морозов, Николай Морозов һәм Олег Агапов килде.

Дмитрий Хафизов танылган җәмәгать эшлеклесе, Казан мэрының дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Император православие җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комиссиясе әгъзасы була.

Хафизовны журналист, тарихчы, язучы һәм кинематографист буларак яхшы беләләр иде. Ул «Комсомолец Татарии» газетасы һәм «Татарстан»журналы корреспонденты булып эшли. 100 дән артык документаль фильм һәм телевизион тапшырулар авторы. Аның күп кенә фильмнары Россия фестивальләре премияләренә һәм бүләкләренә лаек булды.

Дмитрий Хафизов Казанга Изге Ана иконасының күчермәләрен кайтару өчен күп эш башкарды. 1904 елда урланган могҗизалы Казан образын эзләү белән шөгыльләнә. Император Палестин җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе буларак, рухи тематикага лекцияләр белән чыгыш ясый, мавыгып һәм нәтиҗәле эшли. Казанның Богородица монастырендә Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга актив ярдәм итә.

Дмитрий Хафизов Казанның Самосырово зиратында, әтисе кабере янында җирләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International