Татарстан Республикасында SOS - Балалар авыллары фонды психологлары "Халык өчен психологик ярдәм көне"ндә катнаштылар

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

21 апрельдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил резиденциясендә «Халык өчен психологик ярдәм көне» үткәрелде. Татарстан Республикасында «SOS - балалар авыллары» гаиләләрне ныгыту һәм социаль ятимлекне профилактикалау программасы һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының хезмәттәшлеге кысаларында, безнең психологлар әлеге чарада катнашты.

Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга профессиональ психологлар белән аралаша алдылар.

Иң еш мөрәҗәгатьләр балаларда гиперактивлык һәм агрессивлык, баланың үз-үзен тотышында  үзгәрешләр, укытуда кыенлыклар белән бәйле иде.

Катнашучыларның кайберләре, кабат очрашуларга, офиска, алга таба гаилә ситуациясен өйрәнүгә чакырылган иде. Беренчел бәяләү уздырганнан соң, гаиләне проектка кабул итү-итмәү турында карар кабул ителәчәк. "Өйдә бәхетле булган кеше бәхетле" проекты президент грантлары фонды ярдәмендә җиңүче проект буларак тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International