ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар Менделеев районы халкы белән очрашуда катнашты

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов праймериз буенча төбәк комитеты әгъзасы буларак РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар Менделеев районы халкы белән очрашуда катнашты. Очрашуда тәҗрибәле сәясәтчеләр, Дәүләт Думасы депутатлары М.М. Бариев, М. А. Гаделшин, Яңа Чишмә районы башлыгы В.М. Козлов, шулай ук яшь кандидатлар Әхмәтов Руслан, Галләмов Эльдар һәм Гарифуллин Әсхәт катнашты. Кандидатлар үзләре, казанышлары турында сөйләделәр. Халык үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Нигездә, арзан торак, ТКХ тарифлары, район проблемалары һәм аларны хәл итү ысуллары турында сорадылар. Очрашуда районның 100гә якын кешесе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International