9 апрель көнне "Гаилә канаты астында" ТИҖ президенты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова "Бердәм Россия" партиясеннән сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар буларак алга таба кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүне уздыру буенча Татарстан Региональ оештыру комитетының IX утырышында катнашты. Бүгенге көнгә теркәлгән катнашучыларның гомуми саны 54 кешегә җиткән. Алар арасында Дәүләт Думасы депутатлары, район башлыклары, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар активистлары, бизнесменнар һәм студентлар.
