Әлмәттә аеклык чаралары узды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

29, 30, 31 март көннәрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршындагы наркоманиягә һәм эчкечелеккә каршы тору буенча эшче төркем әгъзасы, «Аек Әлмәт» клубы җитәкчесе Владимир Әнвәр улы Фәхриев Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында наркомания, алкоголизм, тәмәке тартуны профилактикалау буенча лекцияләр сериясен үткәрде.

Чараларда беренче, икенче курсның 360 студенты һәм укытучылар катнашты.

Очрашу вакытында «Уртак эш» проектыннан аек юнәлештәге фильмнар күрсәтелде һәм наркомания, эчкечелек һәм башка психоактив матдәләрнең зыяны турында белешмәлекләр таратылды. 

Әлмәттә аек яшәү рәвешен раслау буенча әлеге очрашулар һәм курслар даими үткәрелә.

«Аек Әлмәт» клубының профилактик тәҗрибәсе Татарстанда һәм республикадан читтә дә кирәк, клуб активистлары Әлмәттә медицина оешмалары, шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Казан, Әлмәт, Чистай епархияләре, «Оптималист», «СБНТ», «МАТР», братства «ТРЕЗВЕНИЕ», «Общее дело», «Трезвая Россия» һ.б. бөтенроссия иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International