Иҗади кичәдә педагоглар да, иң яшь артистлар да чыгыш ясады.
Чара алдыннан Менделеевск туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск муниципаль районында милли сәясәт өлкәсендә эшчәнлек» темасына «түгәрәк өстәл»узды. Утырыш эшендә Россия халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, Россия халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты рәисе Назиржон Абдуганиев катнашты.
Юбилей кичәсендә «Шаян» коллективы әгъзалары Россиянең төрле халыкларының, шул исәптән татар, башкорт, чуаш һәм рус халыкларының биюләрен башкардылар. Шулай ук Менделеевскида яшәүчеләргә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Яр Чаллы шәһәре мәдәният көллиятенең «Татарстан» ансамбле дә иҗади бүләк ясады.
«Шаян» иҗат коллективында катнашучыларны котларга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова килде.
"Сез-чын, зур, тату гаилә. Миңа калса, биредә инде берничә буын бергәләп бииләр. Бу азарт - ул фантастика. Монда мәдәниятнең мәгънәсе, үз-үзеңне саклау мәгънәсе бар", - диде Әюпова.
Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев бәйрәмгә килә алмады, әмма видео котлау юллады.
«Сез балаларны биергә генә өйрәтеп калмыйча, дуслыкка, команда эшенә, үзара ярдәмләшүгә дә өйрәтәсез. "Шаян" күпләр өчен икенче йортка әйләнә. Мин Сезнең белән горурланам, кадерле „шаянлылар“, нәкъ менә безнең Менделеевскида шундый лаеклы, иҗади кешеләр яши», - диде Чершинцев.
Чарада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева да катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә ул коллективта эшләүчеләргә рәхмәт белдерде, «Шаян» тәрбия функциясенең мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук төрле конкурсларда яңа җиңүләр теләде.
Үзенең чыгышы ахырында, рәис урынбасары коллектив җитәкчесе Нәкыйфуллина Нәкыя Шамил кызына ТР Иҗтимагый палатасы исеменнән рәхмәт хаты һәм милли стильдә яулыклар тапшырды.

