ТР Иҗтимагый палатасында идарәче оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча "кайнар линия" булачак

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Иҗтимагый контроль буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясенең эш планын үтәү кысаларында 9 апрельдә 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Батурин ур., 7 йорт, каб. 136 идарәче оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2021 елның 9 апреленә кадәр кабул ителәчәк

https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm кабул итү көнендә «кайнар линия» телефоны буенча 8(800)350-44-72 (13.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр).

Биредә ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты, Казан шәһәре Башкарма комитетының ТКХ комитеты белгечләре катнашуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International