4 апрельдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Согрина «Мөмкинлекләр пространствосы» Ачык республика мәктәбе эксперты буларак катнашты.
«Мөмкинлекләр пространствосы» мәктәбен «Россия яшьләр берлеге» бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеге оештыра.
Белгечләр алдында 65 катнашучыдан 20 проект эше формалаштырылды һәм якланды. Киләчәктә әлеге проектларны озата бару һәм аларның остазлыгы, шулай ук грант конкурслары һәм мәйданчыкларына проектларны рәсмиләштерүдә ярдәм итү планлаштырыла.