1 майга кадәр "Социаль предприятие" статусына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектлары исемлеге төзелә

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 26 июлендә «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законга «социаль эшкуарлык», «социаль предприятие» төшенчәләрен беркетү өлешендә өстәмәләр кертелде.

2020 елдан Россиядә «социаль предприятие» статусына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектлары исемлеге төзелә.

Мондый эшмәкәрләр өчен 2021 елда өстәмә финанс ярдәме, шул исәптән грант ярдәме дә каралган.

Мәсәлән, «Социаль эшкуар» махсус микрофинанс продукты, Россия Банкының төп ставкасы дәрәҗәсендә процент ставкасы белән, 5 000 000 сумга 36 айга кадәр.

2021 елның өченче кварталыннан, финанслашуның 100% шарты белән, социаль предприятиеләргә ярдәм итүнең 500 мең сумга кадәр Грант формасы планлаштырыла. Грантлар шактый киң чыгымнарга, шул исәптән биналарны арендага һәм ремонтлауга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, җиһазлар сатып алуга һ. б. ларга биреләчәк.

Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр тарафыннан тану һәм тиешле исемлекне формалаштыру буенча эшне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды алып бара.

Тапшыру өчен кирәкле документлар комплекты биредә.

Документларны тутыру буенча методик тәкъдимнәр биредә.

Документларны кабул итү вакыты: 2021 елның 1 маена кадәр!!!

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Cоциаль өлкә инновацияләр үзәгендә (ЦИСС) документларны тапшырырга, консультация узарга һәм +7-9033-420-239 телефоны яки adg1981@mail.ru почтасы аша өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International