ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Поляковка «Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

19 мартта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Поляков Александр Дмитриевичка Татарстан Республикасы дәүләт бүләген - «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

«Без республикабызның «алтын фонды» – танылган татарстанлыларны хөрмәтлибез. Татарстан уңышлары һәрберегезнең шәхси казанышларыннан барлыкка килә. Сезнең казанышларыгыз нәтиҗәсендә республиканың тормыш елъязмасы данлы традицияләргә бай булды, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп. – Сез үз эш урыннарыгызда гына эшчәнлек күрсәтәсез, бу тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла. Татарстан Республикасы һәрвакыт үз алдына амбициоз бурычлар куя, шул исәптән «Стратегия – 2030» кысаларында да, аларны тайпылышсыз хәл итә. Сезнең хезмәт аша без хәзерге һәм киләчәк буынны тәрбиялибез, шул рәвешле, кеше капиталын үстерү, тормыш сыйфатын арттыру буенча гомумдәүләт бурычын хәл итәбез». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International