Гражданнар фикерен исәпкә алып, кадрлар стратегиясе

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

30 мартта Түбән Кама муниципаль районының Иҗтимагый советы рәисе Хәмзә Баһманов «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында медицина кадрларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча «Баш мие штурмы» нда катнашты.

«Баш мие штурмы» нда шулай ук дәвалау оешмаларының җитәкчеләре, яшь һәм тәҗрибәле табиблары, шәһәр һәм район депутатлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм медкөллият студентлары катнаштылар.

«Баш мие штурмы» катнашучылары тарафыннан яңгыраган тәкъдимнәр арасында матди-техник базаны яхшырту, яшь табибларга финанс ярдәме күрсәтү, шәхси клиникалар белән хезмәттәшлек итү, мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр кертү һәм эш урынында ординатура узу бар. Бу идеяләрнең барысы да эшкә алынды һәм якын арада кадрлар стратегиясен үстерүгә төзәтмәләр керткәндә исәпкә алыначак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International