Күргәзмә Александр Александрович Петровның юбилеена һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга тәкъдим итүгә багышланган.
Экспозициядә «Тукай шигырьләренә», «Болгар хәтере», «Балачактан» серияле әсәрләре тәкъдим ителә. Рәссам эшләренең нәкъ менә шушы цикллары Россия Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге тарафыннан Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән
Александр Петров - киң диапазонлы рәссам. Аның иҗатында иң мөһиме - рәсем сәнгате, анда ул барлык жанрларда да шактый эшләр булдырган: сюжет картиналары, портретлар, пейзажлар, натюрмортлар. Рәссамның күпкырлы иҗаты Әлмәт районының Ямаш авылы образлары белән тыгыз бәйләнгән.
Оста өчен илһам чыганагы булып һәрвакыт натура хезмәт итә. Әмма рәссам остаханәдә табигый этюдлар нигезендә эшләүне өстен күрә. Бу алым аңа үзенчәлекле колористик яңгыраш бирә.
Александр Петров – шәһәр, зона, республика, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә даими катнашучы. Останың әсәрләре Чаллы, Казан, Алабуга, Әлмәт, Вологда, Ярославль музей җыелмаларында, Татарстанның, якын һәм ерак чит илләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана.
Ачылу тантанасында ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.
А.Г. Исаева яңа күргәзмәнең уникальлеген ассызыклады, чөнки нәкъ менә биредә Тукай әсәрләреннән юллар, тарихи урамнар, Болгарны күрергә мөмкин, үткәнгә сәяхәт кылырга мөмкин, анда әлеге картиналарның кечкенә авторы үзенең якты истәлекләрен күрсәтәчәк... һәр картина – автор һәм тамашачы арасында үзенчәлекле диалог. "Мин һәркемнең бу уникаль диалогка чумуын телим...", - диде ул.

.jpeg)
