ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева укучыларга туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы турында сөйләде

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында мәктәпләрдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары тарафыннан үткәргән дәресләр аеруча әһәмияткә ия.

Мәсәлән, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева Вахитов районының ике мәктәбендә: Казан шәһәре Вахитов районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Кембридж халыкара Бала-Сити мәктәбендә булды.

Рәис урынбасары укучыларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге, республикада игълан ителгән ел, Нәүрүз төрки халыклар бәйрәме турында сөйләде, шулай ук викторинада актив катнашучыларга призлар һәм мәктәп өчен истәлекле картина бүләк итте.

Очрашулар җылы дустанә атмосферада үтте. Балалар сораулар бирделәр һәм республикада барган вакыйгалар белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International