2021 елның 22-24 мартында Мәскәү өлкәсенең Одинцово районында «Горизонт» спорт базасында хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр һәм армиягә чакырылучы яшьләр арасында Россия ДОСААФ Кубогына комплекслы көрәш буенча ачык турнир узды.
Турнирны ачу тантанасында ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Статс-секретарь, Россия ДОСААФ рәисе урынбасары Стаськов Николай Викторович һәм Россиянең Комплекслы көрәш федерациясе президенты Уфимцев Олег Юрьевич мөрәҗәгать иттеләр. Спорт чарасын ачу тантанасында шулай ук хәрби көчләр структуралары, Россия Федерациясе министрлыклары һәм ведомстволары, Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте, Иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Ярышларда Россия Федерациясенең барлык федераль округларыннан 90 нан артык спортчы катнашты.
Бокс, кикбоксинг, ирекле көрәш, самбо – берьюлы берничә дисциплина җыелмасы – болар барысы да «комплекслы көрәш». Мәскәү өлкәсендә инде 17 тапкыр Россия ДОСААФ Кубогына көрәш сәнгатьләренең әлеге төре буенча турнир узды. Йөзгә якын катнашучы арасында кызлар да бар.
Синяклар, имгәнүләр - теләсә нинди көрәш төрләренең алыштыргысыз юлдашлары. Рәхимсез ир-атлар спорты. Шул ук вакытта кызларча чын күңелдән күз яшьләре.
Гомумкоманда зачетында 1 урынны – Иркутск өлкәсе, 2 урынны – Мәскәү өлкәсе, 3 урынны-Татарстан Республикасы җыелма командасы алды.
Татарстан ДОСААФ делегатлары лаеклы урыннар һәм бүләкләр алдылар:
1 урын:
2 место:
3 место:
Спортчылар Россия Комплекслы Көрәш Федерациясе яшьләр җыелма командасының өлкән тренеры Музеев Сәид Иршат улы җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Ул - югары квалификацион категорияле тренер. "2019 елда көрәш өлкәсендә иң яхшы тренер" милли премиясе лауреаты. Самбо һәм кул көрәше буенча СССР КМС, күп төрле ярыш буенча Россия КМС, хәрби коралдан ату буенча СССР МКС һәм Россия МС. Россиянең Комплекслы Көрәш Федерациясе яшьләр җыелма командасының өлкән тренеры, ТР Спорт көрәше федерациясе Вице-президенты. Панкратион буенча дөнья чемпионы (Беларусь Республикасы), панкратион буенча 2019 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры (Италия).
Комплекслы көрәш һәм панкратион буенча 6 спорт мастеры, КЕ, панкратион, АРБ буенча 24 спорт мастерлыгына кандидат әзерләнгән.
4 дөнья чемпионын (2018, 2019), ДЧның көмеш призерларын (2015, 2017-2019) әзерләгән.
Казан шәһәре Идел Буе районының "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында шөгыльләнәләр.
Безнең җыелма команда 2020 елда Иркутск шәһәрендә Россия беренчелегендә 1 урынны яулады.
.jpg)
.jpg)