ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Россия Икътисадый үсеш министрлыгының XIII бөтенроссия конференциясендә катнашты

2021 елның 26 марты, җомга

2021 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Cоциаль өлкәдә секторара хезмәттәшлек» XIII бөтенроссия конференциясендә катнашты. Чара Гражданлык анализы һәм «Грани» бәйсез тикшеренүләр үзәге ярдәме белән үткәрелде.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгының ел саен үткәрелә торган традицион конференцияләренең максаты - Россия төбәкләрендә һәм муниципаль берәмлекләрдә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә секторара хезмәттәшлекне үстерү.

Конференция программасы кысаларында социаль юнәлешле коммерциялe булмаган оешмаларга һәм секторара хезмәттәшлеккә ярдәм итүнең төрле механизмнары, шулай ук дәүләтнеке булмаган тәэминатчыларны социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләр базарына керү мәсьәләләре буенча стратегик сессияләр узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International