ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2026 ел
дүшәмбе

16 сентябрьдә «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы конкурсларына һәм экология өлкәсендә грант программаларына багышланган матбугат конференциясе булды. Чарада ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин, «Будет чисто» республика яшьләр берләшмәсе рәисе Дилара Сатикова һәм «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Зөлфия Сафина катнашты.

Тэги: Светлана Салмина

16
сентябрь, 2026 ел
чәршәмбе

15 сентябрьдә ТР Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм Комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышы үткәрелде. Анда комитет рәисе Александр Чубаров, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге директоры Зөлфия Сафина һәм үзәкнең башкарма директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Светлана Салмина катнашты.

Тэги: Светлана Салмина

2
сентябрь, 2026 ел
чәршәмбе

Татмедиада коммерцияле булмаган секторга ярдәм итүгә һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва кылучыларны тәкъдим итә башлауга багышланган матбугат конференциясе булды. Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге җитәкчесе Зөлфия Сафина, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева катнашты.

Тэги: Әлфия Вәлиева Александр Терентьев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International