Әсгать Галимҗанов исемендәге иҗтимагый премиягә гаризалар кабул итү тәмамланырга 10 көн калды!

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гаризаларны кабул итү вакыты: 2026 елның 08 феврале 23:00 сәгатькә кадәр.

Кем катнаша ала?

Конкурска Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән, түбәндәге шартларга туры килгән социаль юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешмалар кертелә:

  • озак сроклы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыралар (кимендә 3 ел);
  • гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, хәйриячелек һәм үз ирке беләш эш башкару культурасын үстерүгә юнәлдерелгән;
  • Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына туры килә;
  • Татарстан Республикасы территориясендә расланган социаль нәтиҗәгә ия.

Җиңүчеләр нәрсә алачак?

  • диплом;
  • максатчан чаралар 250 000 сумга кадәр (әлеге социаль юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешмада кимендә өч ел эшләгән һәм игълан ителгән проектны гамәлгә ашыруда актив катнашкан бер хезмәткәргә 50 000 сум исәбеннән).

Премияләр саны: 5

Гаризаны ничек тапшырырга?

Конкурс Нигезләмәсенең 1 нче Кушымтасы нигезендә форманы тутырыгыз (әлеге сылтама буенча  – https://vk.cc/cSX0me) һәм аны электрон рәвештә премия операторы почтасына җибәрегез: abcbf@yandex.ru хатның темасында социаль юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешманың исемен күрсәтегез.

Гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлешегез турында сөйләү мөмкинлеген кулланыгыз! Гариза тапшырыгыз да Әсгать Галимҗанов исемендәге Иҗтимагый премия лауреаты булыгыз!

Премияне оештыручылар:

  • Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы
  • «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International