Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 4 декабрьдә республиканың алты министрлыгы – сәламәтлек саклау; мәдәният; мәгариф һәм фән; хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау; спорт; яшьләр эшләре буенча – 2026 елга эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча онлайн тавыш бирү тәмамланачак.
Ачык онлайн-тавыш бирүгә куелган максатлар һәм бурычлар исемлеге министрлыкларның төп эшчәнлек өлкәләрен чагылдыра. Мәсәлән, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау өлкәсендә социаль ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыру, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү, өлкән буын гражданнарны «Актив озын гомер» республика программасы чараларына җәлеп итү һ. б. мәсьәләләр күтәрелә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә халыкның медицина ярдәме белән канәгатьлек дәрәҗәсен арттыру, яман шеш авыруларын иртә стадиядә ачыклауны тәэмин итү; үткәрелә торган ЭКО тулы циклларының санын икеләтә арттыру һ. б. тәкъдим ителә. Мәдәният өлкәсендә инклюзив фестивальләр үткәрү, төрле яшьтәге кешеләр өчен иҗади киңлекләр булдыру, фольклор экспедицияләре оештыру һ. б. тәкъдим ителә.
Тавыш бирү өчен сылтама: https://open.tatarstan.ru/polls