Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү процедурасы башлану турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгълүмати хәбәре

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апреленнән 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын формалаштыру процедурасы башлану турында хәбәр итә.

1. «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апреленнән 24-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы таләпләренә җавап бирүче оешма Татарстан Республикасы Рәисенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына яисә гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына закон нигезендә яисә оешма уставы нигезендә тиешле вәкаләтләргә ия булган оешманың җитәкче коллегиаль органы карары белән рәсмиләштерелгән үз вәкилен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составына кертү турында гариза җибәрә, ә коллегиаль орган булмаганда – закон нигезендә яисә оешма уставы нигезендә аның исеменнән чыгыш ясау хокукына ия башка орган карары буенча.

Гаризага өстәп түбәндәгеләр тапшырыла:

  • оешманы дәүләт теркәвенә алу турында таныклык күчермәсе;
  • оешма уставының күчермәсе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат буларак күрсәтү турында карар кабул иткән органның вәкаләтләрен раслый торган башка документлар;
  • Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат буларак күрсәтү турында оешма уставы нигезендә вәкаләтле орган карары;
  • кандидат турында белешмәләр;
  • Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эшендә катнашу өчен кандидатның язма ризалыгы;
  • оешма эшчәнлеге турында мәгълүмат;
  • кандидатның шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язма ризалыгы.

1.1. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең структур бүлекчәләре Татарстан Республикасы Рәисенә түбәндәге адрес буенча үз кандидатураларын тәкъдим итәләр: Кремль, Казан шәһәре, 420014. Телефон: (843) 567-88-92, 567-87-47.

1.2. Коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән төбәк иҗтимагый берләшмәләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үз кандидатураларын түбәндәге адрес буенча тәкъдим итәләр: Ирек мәйданы, 1 йорт, Казан шәһәре, 420060. Телефон: (843) 267-64-25.

1.3. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына үз кандидатураларын түбәндәге адрес буенча тәкъдим итәләр: Батурин ур., 7А йорт, Казан шәһәре, 420111. Телефон: (843) 567-80-99, 567-80-94.

2. Гаризалар кабул итү вакыты – 2025 елның 20 октябреннән 18 ноябренә кадәр (шул көнне дә кертеп).

3. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына үз вәкилен күрсәтергә теләк белдергән оешма гаризасының һәм гаризага кушымта итеп бирелә торган аерым документларның үрнәкләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында урнаштырылган (https://oprt.tatarstan.ru/perechen-dokumentov-dlya-kandidatov-v-sostav.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International