2025 елның 28 февралендә Әгерҗе районы Иҗтимагый советының авыл хуҗалыгы һәм җирле үзидарә буенча Даими комиссиясе рәисе Р.З. Мәннапов Ләлә авылы китапханәсендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның балалары белән очрашу оештырды.
Очрашу ике күрше авыл: Удмуртия Республикасының Ләлә авылы һәм Татарстан Республикасының Әгерҗе районының Барҗы-Пелга авылы халкын берләштерде. Очрашуда катнашучылар балачак хатирәләре һәм әти-әниләренең тормыш хатирәләре белән уртаклаштылар.