«Балалар һәм яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү инновацион үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы Беренчеләр хәрәкәте, Росдетцентр, Роспатриотцентр, Мәскәү дәүләт педагогия университеты, Илкүләм ата-аналар ассоциациясе һәм башка партнерлар ярдәмендә «Россия - традицион кыйммәтләр иле» россиякүләм конкурсын үткәрә.
Катнашуга 7 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр чакырыла.
Конкурска эшләр 2025 елның 20 октябренә кадәр www.youthy.ru сайтында кабул ителә.
Социаль челтәрләрдә конкурсның рәсми төркемнәре: ВКонтакте, Одноклассники, Rutube.
Конкурс нигезләмәсе сылтама буенча бирелгән.
Конкурс Россия балалар һәм яшьләр арасында үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүнең нигезе сыйфатында Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен аңлауны формалаштыру, Россиянең күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту һәм гомумроссия гражданлык үзенчәлеген формалаштыру максатында үткәрелә.
Конкурста катнашу яшьләрне Россия гражданнарының дөньяга карашын формалаштыра торган һәм буыннан-буынга әхлакый ориентирлар буларак тапшырыла торган традицион кыйммәтләрне өйрәнүгә дәртләндерергә тиеш.
Конкурс кысаларында катнашучыларга 2022 елның 9 ноябрендәге «Традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча Дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы 809 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы текстын, аңлатмалы сүзлекләр һәм өстәмә әдәбият кулланып традицион Россия кыйммәтләрен өйрәнергә, аларның ил иминлеген һәм Россия Федерациясенең алга таба үсешен тәэмин итү өчен мөһим булуын аңлауны формалаштырырга, традицион Россия кыйммәтләренең мәгънәви эчтәлеген аңлата торган уникаль автор эше әзерләргә, шулай ук үзеңә тормыштагы традицион Россия кыйммәтләрен чагылдыра торган гамәл кылырга тәкъдим ителә.
Конкурста катнашучылар үзләренең тикшеренү нәтиҗәләрен конкурс эше рәвешендә өч номинациянең берсендә тәкъдим итәләр: «Традицион Россия кыйммәте турында хикәя» (бит - презентация), «Традицион Россия кыйммәтләре кадрларда» (видеоролик), «Традицион Россия кыйммәтләре рәсемдә».
Россия кыйммәтләре - гореф-гадәтләрне ныгытып, киләчәкне төзибез!