2024 елның 1 апреленә кадәр №1-СОНКО формасы буенча хисап тапшырырга кирәк

2025 елның 1 марты, шимбә

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы «Коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешма эшчәнлеге турында белешмәләр» (еллык) №1-СОНКО формасы буенча статистик күзәтү үткәрә.

 

Сезнең оешмага №1-СОНКО формасы буенча хисап тапшырырга кирәкме-юкмы икәнен Росстатның рәсми сайтында ачыкларга мөмкин.: https://websbor.rosstat.gov.ru/online/info  

 

Дәүләт статистикасы органнарына №1-СОНКО формасы буенча хисапны тапшыру срогы 2025 елның 15 февраленнән 1 апреленә кадәр.

 

Хисап бары тик махсус элемтә операторлары аша элемтә каналлары аша яисә Росстатның Web-җыю системасында электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә генә тапшырылуына игътибарыгызны юнәлтәбез.

Росстатның 2024 елның 6 ноябрендәге 527 номерлы боерыгы белән расланган №1-СОНКО формасының актуаль XML-шаблоны һәм бланкы электрон рәвештә Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстанстатның рәсми сайтында урнаштырылган: https://16.rosstat.gov.ru/

(Респондентам/ Формы федерального статистического наблюдения и формы бухгалтерской (финансовой) отчетности/ Альбом форм статистического наблюдения).

 

Консультацияләрне кайнар линия телефоннары буенча алырга мөмкин: (843) 221-78-85, 264-72-15.

 

Хисап әзерләгәндә, күрсәтелгән бәйләнешләрне саклап, беренчел исәпкә алу документлары, керемнәр һәм чыгымнар сметалары, 2024 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча бухгалтерлык һәм салым исәбе документлары белешмәләреннән файдаланып, форманы тутыру буенча Росстат күрсәтмәләренә таянырга кирәк.

Күрсәтелгән күрсәткеч буенча белешмәләрне тутыру турында тулырак мәгълүмат федераль статистик күзәтү формаларын тутыру буенча П-4 номерлы күрсәтмәләрдә китерелгән.

Килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү максатларында, хисапның электрон версиясендә хисап тутыру өчен җаваплы белгечнең актуаль телефонын һәм электрон почта адресын күрсәтергә кирәк.

 

Исегезгә төшерәбез, статистик мәгълүмат тапшыру тәртибен бозу, шулай ук дөрес булмаган статистик мәгълүмат тапшыру административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 2015 елның 30 декабрендәге 442-ФЗ номерлы 13.19 маддәскен, шулай ук 1992 елның 13 маендагы «Дәүләт статистик мәгълүмат тапшыру тәртибен бозган өчен җаваплылык турында»гы 2761-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 3 маддәсендә билгеләнгән җаваплылыкка китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International