Кремль БРИКС саммиты турында йомгаклау видеоролигын урнаштырган

2024 елның 25 октябре, җомга

Кремль матбугат хезмәте Казанда 22-24 октябрьдә узган БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча видеоролик урнаштырган.

Видеода форумның аерым моментлары, шул исәптән чит ил дәүләтләре лидерларының килүе, БМО Генераль секретаре Антониу Гутерришка адресланган РФ Президенты Владимир Путин фразасы, сәясәтчеләрнең бер-берсе белән сөйләшүләре, Россия лидерының күмәк фотога төшүе һәм матбугат конференциясе урын алган.

22-24 октябрьдә Казанда узган БРИКС саммиты йомгаклары буенча видеоролик

Россия Президенты БРИКС саммитында якынча 40 сәгать эшләде. Кичә ул Татарстан җитәкчелегенә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм Казанда яшәүчеләрдән юллардагы вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International