Путин: Казанда БРИКС саммиты утырышлары уңышлы узды

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

Казанда узган БРИКС саммиты утырышлары уңышлы узды. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россия исеменнән оештырылган кабул итү вакытында белдерде.

«<...> БРИКС әгъза-дәүләтләре башлыкларын һәм безнең берләшмә белән хезмәттәшлек итәргә теләгән илләрнең лидерларын Казанда чын күңелдән сәламлибез», — дип белдерде Путин.

«Бүген тар һәм киң составтагы БРИКС саммиты утырышлары уңышлы узды, алар Глобаль көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләргә, сәясәт һәм куркынычсызлык, икътисад һәм гуманитар өлкәдәге үзара хезмәттәшлеккә багышланган иде.», — дип өстәде Россия Президенты.

«Фикер алышулар кабат берләшмә дәүләтләренең тынычлык, гаделлек һәм тигезлекнең универсаль кыйммәтләрен уртаклашуын, илләребез һәм халыкларыбыз иминлеге өчен бергәләп эшләвен күрсәтте.», — дип ул ышанычын белдерде.

Путин сүзләренчә, БРИКСка кергән илләр БМО Уставының төп принциплары нигезендә дөнья аренасында хезмәттәшлекне активлаштыру өчен теләктәшлек белдерә. Шулай ук алар Глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш дәүләтләренең халыкара идарә системаларында хәлиткеч катнашында «Гадел глобаль дөнья тәртибен формалаштыруга» ярдәм итәргә омтылалар, дип өстәде ул.

РФ Президенты иртәгә БРИКС+ очрашуын аутрич форматында уздыруны игълан итте. Анда тотрыклы үсеш, ярлылыкны бетерү, конфликтларны тыныч җайга салу, террорчылыкка һәм чик буе җинаятьчелегенә каршы көрәш, климат үзгәрешләренә җайлашу, тәэмин итү чылбырының тотрыклылыгы, технологияләр һәм белемнәр белән алмашу мәсьәләләре каралачак, дип санап үтте ул.

«Кадерле дуслар, Сезгә бүген биредә булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм халыкларыбызның чәчәк атуы, үзара хезмәттәшлегебезне ныгыту, катнашучыларның сәламәтлеге өчен тост тәкъдим итәм. Рәхмәт», — дип сүзен тәмамлады Владимир Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International