Казанда узган БРИКС саммиты чараларында 42 делегация катнашты

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

Казанда узган БРИКС саммиты чараларында 42 делегация, шул исәптән 24 дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары, шулай ук алты халыкара оешма җитәкчеләре катнашты. Бу хакта «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәрелгән матбугат брифингында Россия Президенты киңәшчесе, БРИКСны оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Антон Кобяков хәбәр итте.

«Россия рәислеге елы бик нәтиҗәле булды. Без 200 дән артык чара уздырдык, аларда 10 меңгә якын кеше катнашты. Казандагы саммитта биш илнең лидерлары беренче тапкыр берләшмә чараларында катнаша», — дип сөйләде киңәшче.

Ул иң күп санлы делегацияләрнең Кытайдан, Һиндстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Төркиядән, Ираннан, Конгодан, Вьетнамнан килүен ачыклап әйтте..

Кобяков сүзләренчә, ел дәвамында БРИКС дәүләтләре хезмәттәшлегенең мөһим юнәлешләре буенча фикер алышулар узган.

«Кайбер юнәлешләр буенча без хезмәттәшләребез белән бик еракка киттек. Барлык треклар буенча бездә конкрет нәтиҗәләр бар. Петербург форумы кырларында быел уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча берничә инициатива эшләнгән иде инде», — диде ул.

Андый инициативалар арасында, мәсәлән, БРИКС илләре телләрен өйрәнү өчен бердәм онлайн-платформа булдыру, шул исәптән ясалма интеллектны кулланып, халыкара цифрлы һәм кадрлар платформаларын формалаштыру, башка проектлар бар.

«Безнең берләшү буенча партнерларыбыз бөртекле ашлык биржасын булдыру буенча Россия инициативасын хупладылар. Бу юнәлештә эш алып барыла», — диде киңәшче.

Дөнья дәүләтләре арасында БРИКСка керүгә кызыксынуны ул ажиотаж дип атады. «Тагын өч дистә ил яисә берләшмәдә тулы масштаблы әгъзалыкка, яисә БРИКСның партнер-дәүләте статусын алуга кызыксынуын белдерде», — дип ассызыклады Кобяков.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге БРИКС саммиты киңәйтелгән форматта гына түгел, ә «халыкара мөнәсәбәтләр дөнья системасы трансформациясенең иң кызган вакытында» да уза.

«Россия рәислекне БРИКС өчен иң мөһим моментта кабул итте, берләшмә әгъзалары саны беренче тапкыр икеләтә арткан вакытта. Нәкъ менә БРИКСны бүген дөньяда ешрак күп полярлык локомотивы буларак кабул итәләр», — диде Оештыру комитетының җаваплы сәркатибе.

Владимир Путин киңәшчесе БРИКС кысаларындагы хезмәттәшлек беркемгә дә каршы юнәлдерелмәгәнлеген, берләшмәнең алымы башка булуын өстәде.

«БРИКС — ул тигез хокук һәм консенсус турында. Бу чын-чынлап суверен дәүләтләрнең уртак үсеш нәтиҗәсендә гомуми байлыкны ныгыту үрнәге», — дип сүзен тәмамлады Кобяков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International