Бүген Казанда БРИКС саммиты старт ала, ул өч көн дәвам итәчәк. Чара рәсми булмаган төшке ашка килүче дәүләт делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасыннан башланачак.
Россия Президенты Владимир Путинның Яңа үсеш банкы президенты Дилма Руссефф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамапоса, КХР Рәисе Си Цзиньпин һәм Мисыр Президенты Абдель Фаттах ас-Сиси белән очрашулары планлаштырылган.
Кичә, 21 октябрьдә, Татарстан башкаласына Бразилия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Мауро Луис Иекер Виейра, Венесуэла вице-президенты Делси Родригес, шулай ук Шри-Ланка Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Аруни Виджевардане килде.
Казандагы БРИКС саммиты берләшмәдә катнашучыларның 16нчы очрашуы, анда 33 дәүләт вәкилләре булачак. БРИКС - 2006 елда нигез салынган илләр берләшмәсе. Аның исеме инглизчәдән килә. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa сүзләренең кыскартылышы.
Санап үтелгән илләр берләшмәнең беренче әгъзалары булдылар. Соңрак аларга Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия кушыла. 2024 елда БРИКСта рәислек Россиягә күчте. БРИКС саммитының көн тәртибендә оешманың башка катнашучыларының мәнфәгатьләре туры килә торган икътисади мәсьәләләр күп.