ТР Иҗтимагый палатасында Яшьләр эшләре министры Р. Н. Садыйков белән очрашу

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

ТР Иҗтимагый палатасында «Хакимият белән диалоглар» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыйков белән очрашуга коммерцияле булмаган оешмаларның җитәкчеләрен, хезмәткәрләрен, вәкилләрен, яшьләр иҗтимагый оешмалары, волонтерлык хәрәкәтләре активистларын, студентлар отрядларын чакырабыз.

Очрашу 2024 елның 28 октябрендә 15.00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында (Казан шәһәре, Батурин ур., 7А йорт, 137 зал) узачак.

Игътибар итегез, очрашуда катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Зинһар, сылтама буенча теркәлегез: https://forms.yandex.ru/u/67112c093e9d08536cc057a2/

Сезне күрүебезгә шат булырбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International