14 октябрьдә ТР Иҗтимагый палатасында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашу

2024 елның 4 октябре, җомга

ТР Иҗтимагый палатасында «Хакимият белән әңгәмәләр» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрия өлкәсендә эшләүче җитәкчеләрне, хезмәткәрләрне, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен, социаль эшмәкәрләрне, шулай ук барлык кызыксынган коммерцияле булмаган оешмаларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова белән очрашуга чакырабыз.

Очрашу 2024 елның 14 октябрендә 10.00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында (Казан шәһәре, Батурин ур., 7А йорт, 137 зал) узачак.

Игътибар итегез, очрашуда катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Зинһар, сылтама буенча теркәлегез: https://forms.yandex.ru/u/66fbd95673cee71af803c25b/

Сезне күрүебезгә шат булырбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International