2022 елның 23 декабрендә Әгерҗе районы Иҗтимагый советының авыл территорияләрен үстерү, авыл хуҗалыгы, җирле үзидарә һәм экология комиссиясе рәисе Ромель Маннапов Яңа ел алдыннан Варҗи-Пельга һәм Болтачево авылларыннан мобилизацияләнгәннәрнең ата-аналары һәм гаиләләре белән очрашу оештырды. Авыл халкы бәйрәм концерты оештырды һәм авылдашлары, мобилизацияләнгән балаларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырды.