Азнакай җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә туган телләрне үстерү һәм саклау мәсьәләләре

13 марта 2021 г., суббота

Азнакай Иҗтимагый Советы “Азнакай районы белем бирү учреждениеләрендә милли мәгарифне үстерү юллары” темасына очрашу уздырды.  “Түгәрәк өстәл”дә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйләҗев Д.Р, мәгариф идарәсе җитәкчесе Гыйләҗева З.С,  ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Ахмадишина Л.М, иҗтимагый Совет, мәгариф идарәсе Советы, директорлар Советы, ветераннар Советы, әтиләр Советы, "Хатын-кызлар Советы" коммерцияле булмаган оешмасы, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзалары, милли белем буенча директор урынбасарлары катнашты. 

Түгәрәк өстәл барышында туган телне саклау һәм үстерүдә гаиләнең, җәмгыятьнең, мәдәниятнең роле, татар сыйныфлары, төркемнәре ачу, вакытлы басмаларга язылу мәсьәләләре күтәрелде. Һәр мәктәптә татар телен өйрәнү буенча әти-әниләр өчен курслар булдырырга, мәктәп яны лагерьлары өчен татар телендә программа эшләргә, районда элмә такталардагы, белдерүләрдәге хаталарны төзәтү буенча эш оештырырга, алдагы сөйләшүләргә мәктәпләрнең ата-аналар комитеты җитәкчеләрен дә чакырырга дигән максат куелды.       

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International