Минзәлә районы Иҗтимагый советы әгъзалары (Хәбибуллина Г.Г.; Хәлимова Г.К.; Яковлева В.П.; Сәлимгәрәева Н.Х.; Фәхриева Р.А.; Гарипов Ф.Т.) Минзәлә шәһәренең «Игелек планетасы» инициатив төркеме волонтерлары булып торалар. Башка волонтерлар белән бергә алар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры ашлар, җиләк-җимеш һәм үләннәр белән хуш исле чәйләр, тәм-томнар әзерлиләр һәм хәтта кием тегәләр. Боларның барысын да алар фронтка җибәрәләр.
Минзәлә районы Иҗтимагый советы әгъзалары ата-аналар комитеты белән берлектә укучыларның туклану сыйфатына контроль үткәрделәр.
Минзәлә районы Иҗтимагый советы безнең СВОдагы егетләргә ярдәм итүен дәвам итә. Узган атнада Иҗтимагый совет әгъзалары: Яковлева В.П., Сәлимгәрәева Н. Х., Хәлимова Г. К., Хәбибуллина Г. Г., Гарипов Ф. Т., Волощенко Н. К. маскировка челтәрләрен үрү эшен дәвам иттеләр.
Бүген бөтен республика буенча 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза. Муниципаль районнарның Иҗтимагый советлары әгъзалары Җиңү көнен бәйрәм итүдә актив катнашалар.