14-20 сентябрьдә Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» балалар сәламәтләндерү лагеренда «НЕСТРАШНО» хәйрия фонды оештырган «Все просто. Территория дружбы» («Барысы да гади. Дуслык территориясе» инклюзив сменасы үткәрелә. 72 кеше катнашты – 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, шул исәптән интеллектуаль һәм физик үзенчәлекләре булган, аутик спектрына зыян килгән, ДЦП, инвалидлык, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар.