3 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр Пензада XI Россия пенсионерлары спартакиадасының финалы узды. Ярышларда илнең 79 төбәгеннән 700 дән артык спортчы, шулай ук Беларусь, Казахстан һәм Финляндия командалары катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы гомумкоманда буенча өченче урынны яулады.