7 майда Әлмәттә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы булды. Чарада Федераль медик-социаль экспертиза бюросы каршындагы Иҗтимагый комиссия, ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый советлары, шулай ук районның профильле коммерцияле булмаган оешмалары әгъзалары катнашты.