Тоталь диктантның юбилее!

2024 елның 20 апреле, шимбә

ТР Иҗтимагый палатасы быел үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә торган тоталь диктант мәйданчыкларының берсе булды. Акциягә һәрьяклап ярдәм итәргә һәм үз белемнәрен тикшерергә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары, аларның якыннары, коммерцияле булмаган сектор вәкилләре килде.

Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган проектның мөһимлеге турында сәламләү сүзе белән катнашучыларга Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Ирина Әхмәтова мөрәҗәгать итте. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, күпләрнең мәктәп елларыннан бирле диктантлар язмавын билгеләп, барысына да уңышлар теләде.

Хәзерге язучы Анна Матвеева әсәреннән өзекне ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, Казан федераль университетының Рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Галимуллина укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International