Кичә Иҗтимагый палатада «Электрон мәгариф» системасын яңарту мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узды

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Ике сәгать эчендә «кайнар линия»гә 85 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән 31е интернет – кабул итү аша, һәм алар нигездә техник мәсьәләләргә кагылган. Мәсәлән, «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итүчеләр «Минем мәктәп» системасында теркәлү, ата-ананың баланың электрон көндәлеген каравы, балаларның опекуны тарафыннан электрон көндәлекне куллануы, системада яңа бүлек булдыру, системага куркынычсыз керү өчен парольләр генерацияләү, уку дәресләре расписаниесен формалаштыру кыенлыклары турында сөйләделәр.

Бу һәм башка күп кенә сорауларга тулы җавапларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова, Мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе Тамара Федорова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлыкны үстерү бүлеге башлыгы Илдус Сарманов, Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәге директоры Алексей Едельсков һәм Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Булат Габдрахманов, Казанның 51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рөстәм Хаҗиев бирде.

Мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше җентекләбрәк өйрәнү өчен эшкә кабул ителде. Аларга гариза бирүчеләр билгеләнгән срокларда индивидуаль рәвештә җавап алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International