Иҗтимагый Палата күзәтүчеләр билгели

Тавыш бирү көннәрендә 11-13 сентябрьдә сайлау участокларында күзәтүчеләр эшләячәк. Аларның юнәлеше хокукы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан республика Сайлау кодексының 22 статьясында билгеләнгән.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сайлау комиссияләренә күзәтүчеләр итеп билгеләп кую өчен кандидатуралар турындагы тәкъдимнәрне иҗтимагый берләшмәләр, һөнәри һәм иҗади берлекләр, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм аларның ассоциацияләре, һөнәри берләшмәләр, шулай ук дәүләт теркәве булган һөнәри һәм социаль төркемнәр мәнфәгатьләрен тәкъдим итү һәм яклау өчен төзелгән коммерцияле булмаган башка оешмалар, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары, шулай ук Татарстан Республикасында теркәлгән, актив сайлау хокукына ия Россия Федерациясе гражданнары үзләренең күзәтүче итеп сайлау комиссияләренә билгеләнүе турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына мөстәкыйль рәвештә тәкъдим кертергә хокуклы.

Гаризалар һәм аларга теркәлә торган документлар Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2020 елның 8 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт, 136 кабинет.

Күзәтүчеләргә кандидатлар өчен өйрәтү дәресләре үткәреләчәк.

Гаризалар һәм башка кирәкле документларның формалары күзәтүчеләр билгеләп кую өчен кандидатуралар турында тәкъдимнәр кабул итү тәртибе, Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан күзәтүчеләр билгеләнү, 28 нче Түбән Кама сайлау округы буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлаулар, 37 нче номерлы Алабуга бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар турындагы нигезләмәгә кушымталарда бирелгән.

Күзәтүчеләр билгеләп кую өчен кандидатуралар турында тәкъдимнәр кабул итү тәртибе, Татарстан Республикасы Президентын, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан күзәтүчеләр билгеләнүе турында нигезләмә

Соңгы яңарту: 2023 елның 22 июне, 14:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International