8 мартка “Дети-Нечкәбил-Балалар” балалар-яшьләр хәрәкәте әгъзалары “Гаилә канаты астында” оешмасы активы белән бергә хатын-кызларны, тәрбия проектларын котладылар, җырлар, шигырьләр, күңелле әңгәмәләр белән бәйрәм чәе оештырдылар.
2021 елның 4 мартында "Татарстан Республикасы Ветераннар Берлегендә" сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Казан яшь тамашачылар театрының «Театрны тудырып» («Создавая театр») инклюзив иҗат лабораториясе Казан яшь тамашачылар театрының төп сәхнәсендә М.Метерлинк буенча «Зәңгәр кош» спектаклен тәкъдим итте.
6 март көнне Казанда президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла торган "Без барын да булдырабыз, һәм сәламәт яшәү рәвеше безгә ярдәм итәчәк!" проекты кысаларында беренче дәрес узды.
2021 елның 26 февралендә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Поляков һәм Роберт Богданов Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе каршындагы Җиңү волонтерлары иҗтимагый үзәге активистлары белән очрашты.
6-7 март көннәрендә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка буенча РСШОР бинасында 4 яшь категориясендә Казан беренчелеге уеннары узды.
2021 елның 9 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы студентларының IX Конгрессы кысаларында «Социаль мәсьәләләр» юнәлеше буенча Республика түгәрәк өстәле булып узды. Түгәрәк өстәлдә 35 студент – Казан шәһәре югары уку йортларының студентлар советларын социаль оештыручы, уку йортларының волонтерлык үзәкләре җитәкчеләре, зона этапларында катнашучылар катнашты.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов «Перспектива» Россия иҗтимагый оешмасы оештырган «Карьера юлы»дигән мөмкинлекләре чикле кешеләр конкурсында жюри әгъзасы буларак катнашты.
2014 елның 21 июленнән №212-ФЗ «Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында»гы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзалары: Тарасова Н.А., совет рәисе һәм Макарихина Е.С., рәис урынбасары, районның белем бирү оешмаларында – 4 нче Алексеевск башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе, 6 нчы Алексеевск балалар бакчасы, 2 нче Алексеевск балалар бакчасы «Зайчик» балалар бакчасында булдылар.
03 март көнне «Карлыгач» автоном балалар сәламәтләндерү учреждениесе белгечләре район үзәк хастаханәсе табиблары, урта һәм кече персоналы өчен чираттагы «Традицияләр» дигән чара үткәрделәр.