Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы турында

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы республиканың дәүләт, икътисадый һәм социаль үсешенең мөһим проблемалары турында ачык, хәбәрдар фикер алышуны тәэмин итү, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары карарлар кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү, граждан җәмгыяте институтларын формалаштыру процессына ярдәм итү максатыннан оештырылды.

Иҗтимагый палата иҗтимагый берләшмәләр вәкилләреннән, аларның оештыру-хокукый рәвешенә бәйсез рәвештә, иҗтимагый берләшмәләр берлекләре (ассоциацияләре) вәкилләреннән, Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган башка оешмалар вәкилләреннән төзелә. Иҗтимагый палатаны формалаштыруда сәяси партияләр катнашмый.

Иҗтимагый палатаның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1) оешмалар һәм гражданнарны дәүләт сәясәтен формалаштыруга җәлеп итү, аларның дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү;

2) мөһим закон проектларына, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш программалары проектларына иҗтимагый экспертиза уздыру, Татарстан Республикасы халкы мәнфәгатьләренә кагылышлы норматив хокукый актлар проектлары буенча тәкъдимнәр әзерләү;

3) социаль-икътисадый өлкәне үстерү проблемалары буенча республика программаларын, республика законнарын, дәүләт хакимияте башкарма органнарының, җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларын гамәлгә ашыру барышына җәмәгать мониторингы үткәрү һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына тәкъдимнәр әзерләү, программаларны гамәлгә ашыру механизмын әзерләү;

4) гражданнарның һәм оешмаларның конституциячел хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруга, Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын формалаштыру оешмалары эшендә хәбәрдарлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән граждан инициативаларын күрсәтү һәм аларга ярдәм итү.

Иҗтимагый палата 60 кешедән төзелә. 20 кандидатура Татарстан Республикасы Президенты Указы; 20 кандидатура – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары; 20 – Президент һәм Дәүләт Советы раслаган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары тарафыннан раслана.

Җәмәгать палатасы әгъзасы 18 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданы булырга мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, хөкемдарлар, башка дәүләт яисә муниципаль вазифаларны, дәүләт яисә муниципаль хезмәт вазифаларын, җирле үзидарә органнарында сайланулы вазифалар биләүче затлар Иҗтимагый палата әгъзалары була алмый.

Иҗтимагый палатаның вәкаләтләр чоры өч ел тәшкил итә һәм Иҗтимагый палатаның беренче утырышы узган көннән исәпләнә. Яңа составтагы Иҗтимагый палатаның беренче утырышы көненнән элеккеге составтагы Иҗтимагый палатаның вәкаләтләре туктатыла.

Соңгы яңарту: 2023 елның 7 феврале, 19:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International