Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә старт бирделәр

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

4 майда Казан шәһәренең Нокса паркында шәһәр халкы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Казанлылар тырышлыгы белән 300 каен үсентесе утыртылды. «Хәтер бакчасы» акциясе зур патриотик әһәмияткә ия. Бу акция сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган батыр сугышчыларны искә алу чарасы.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бөтен ил буенча 27 миллионга якын агач утырту бурычы куела. Әлеге акцияне Россия Президенты Владимир Путин хуплады.

Казанда табигатьне саклау чарасында ТР Дәүләт Советы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы депутатлары һәм «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары катнашты. Яшеллекләрне утырту шәһәр өчен яхшы гамәл. Мегаполисларда экологиягә һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган начар факторлар шактый күп. Яшеллекләр исә мондый проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә.

Казан янында акция тагын дүрт мәйданчыкта – Биектау районының Бөреле терлекчелек хуҗалыгы бистәсе, Семиозерка авылы, Лаеш районының Тарлашы авылы һәм Матюшино авыл җирлегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International