​«Әйтелгән теләсә кайсы сүздән иң матуры – ярдәм», –

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

дип, Оренбург җәмәгатьчелеге лидеры, Оренбург өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе Борис Колесников Татарстанның Иҗтимагый палатасына Казаннан килгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Оренбург өлкәсендә көчле су басу булды, күп кенә кешеләр үз йортларын ташлап, кем ничек булдыра шулай эвакуацияләнделәр. Мондый хәлдә бөтен Россия зыян күрүчеләргә ярдәм итүдә берләште. Ә кичә Оренбургта 20 тоннадан артык йөк салынган фураны бушаттылар, анда эчәргә яраклы шешәле су, озак саклау продуктлары, гигиена чаралары, пледлар, киемнәр, балаларны карау өчен чаралар, кер юу чаралары бар иде.

Республиканың Иҗтимагый палатасы инициативасы буенча кирәкле әйберләр җыюда Иҗтимагый палата әгъзалары, республиканың коммерцияле булмаган һәм иҗтимагый оешмалары актив катнашты. Артур Мостаевка, Мөнир Гафиятуллинга, Айрат Гыймадетдиновка, Фәрит Сафинга, Юрий Тимирясовка, Азат Гайнетдиновка, «Балаларда көч» хәйрия фонды җитәкчесе Гадел Заһретдиновка һәм «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Динә Лавриковага, Әлмәт районы хатын-кызлар советына, Әлмәтнең «Алсу» оек-носки фабрикасы хезмәткәрләренә гуманитар ярдәм әзерләү мәсьәләсенә бик җитди караганнары өчен аерым рәхмәт белдерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International