Артур Мусаев 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы хакимият органнарының коррупциягә каршы мониторингы нәтиҗәләре турында матбугат конференциясендә чыгыш ясады

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Сораштыруда катнашучыларның кырык проценты фикеренчә, Татарстанда коррупция кими бара. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе урынбасары Артур Мостаев сөйләде.

«Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының өстенлекле юнәлешләренең берсе – гражданлык җәмгыяте институтларына коррупциягә каршы практикаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү. Без меңнән артык респондент арасында сораштыру үткәрдек. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, сораштыруда катнашучыларның бик аз проценты гына ришвәт бирүчеләрнең җинаятьчелеген һәм коррупцион катнашын аңлый», – дип уртаклашты ул.

Мусаев билгеләп үткәнчә, сораштырылган татарстанлыларның яртысыннан артыгы соңгы ун елда республикада коррупция дәрәҗәсе кимегән дип саный. Респондентларның 40 проценттан артыгы коррупциянең шул ук дәрәҗәдә калуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International