Бөтенроссия граждан инициативалары конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана

2023 елның 2 декабре, шимбә

Бөтенроссия граждан инициативалары конкурсы — коммерцияле булмаган сектор вәкилләре һәм иҗтимагый проектлар лидерлары өчен конкурс.

Конкурс коммерөияле булмаган оешма һәм проектларны үстерүгә 3 000 000 сумга кадәр ярдәм алу, үз инициативаларын тормышка ашыруда һәм масштаблауда ярдәм итү, шулай ук бушлай уку һәм депутатлыкка кандидат булу мөмкинлеге бирәчәк.

Катнашу өчен сайтта 2023 елның 4 декабренә кадәр гариза бирергә кирәк.

НОМИНАЦИЯЛӘР

Иң яхшы коммерцияле булмаган оешма

2023 елдагы эш буенча иң яхшы коммерцияле булмаган оешма (бөтенроссия, төбәк, җирле) билгеләнә. Коммерцияле булмаган оешманың яше гариза биргән вакытта теркәлгәннән соң 2 елдан да ким булмаска тиеш.

Иң яхшы проект

2023 елда юридик һәм физик затлар тарафыннан гамәлгә ашырылган иң яхшы проектлар билгеләнә.

Иң яхшы идея

2024 елда гамәлгә ашырыла торган һәм торак пункт, төбәк һәм ил үсешенә йогынты ясый алган юридик һәм физик затларның иң яхшы идеяләре билгеләнә.

Җиңүчеләр нәрсә ала?

  • 3 000 000 сумга кадәр ярдәм
  • «Бердәм россия» партиясеннән идеяне гамәлгә ашыруда, проектны яки коммерцияле булмаган оешма эшен масштаблауда ярдәм итү
  • Партия җитәкчелегенә үзе һәм үз проекты турында сөйләү мөмкинлеге
  • Төрле дәрәҗәдәге депутатлыкка кандидат булу мөмкинлеге белән алдан тавыш бирү узу өчен югары партия мәктәбендә уку
  • Массакүләм матбугат чараларында  алга этәрү
  • Индивидуаль PR-консультация
  • Проектны продюсерлык итү
  • Шәхси брендны Формалаштыру һәм пропагандалау буенча консультацияләр

Тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта: https://sila-idey.er.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International